Кода кодагый турында татарча шигырьлэр

Кода кодагый турында татарча шигырьлэр

Кызыбыз шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Егетнең әти-әнисен беренче тапкыр безгә кыз сорарга кайткач күрдек. Моңарчы җае туры килмәде, чөнки кодагый да бик каты эшли торган кеше булып чыкты, безнеңчә әйтсәк зур урында хезмәт куя икән.

Килеп керде болар. Шәһәр кешесе әллә кайдан аерылып тора инде, 56 яшендә булуга карамастан, кодагый да бик чибәр, нечкә билле, гәүдәсе дә кызларныкы кебек. Беренче карашка бик тәкәббер тоелды ул. Улына туктаусыз кисәтү ясап тора. Әле башына кимәгән, әле кычкырып сөйләшә, әле артык күп ашый.

Булачак кияү иремнең күңеленә хуш килде. Чөнки абзарга чыгып, аңа булышып йөрде. Кодагый урыныннан кузгалмады. Әллә аш бүлмәсендә булышыр, пирогларны булса да кисәр микән дигән идем. Ул да булмый, кызым яңа күлмәген киеп чыкты. Шунда кодагый: “Каян алдың, миңа да кирәк иде”, – дип кызыма чат ябышты. Аннан, кызыл тырнаклары белән чәчләрен төзәтте дә, иренә әле тегене, әле моны алып килергә куша башлады. Чәй сорады, аяк киемен юарга кушты. Ире йөгереп кенә йөрде. Ха­тынының аяк киемен дә юды, чәй дә ясап китерде. Пәлтәсен дә кидерде.

“Бу хатын бала­ларның тормышына кысылып җәфалар инде”, – дип уйлаган идем, киресенчә булып чыкты. Туй кафеда узды. Артистлар җырлап, ашарга ташып тордылар. Кодагый гына туйга соңга калды. Чәчен-күзен ясатып яткан икән. И-и, мин әйтәм, син дә хатын-кыз булып йөрисең инде. Ярылып беткән кулларым өчен оялып утырдым. Чәчемне кызым буяган иде, анысы ярап торды. Аннан, безне буяп кына төзәтеп булмый, абзарда мал асты чистартып, сыер савып, бәрәңге китмәнләп бөкрәеп беттем инде. Кодагый гына башын югары чөеп, төп-төз басып, арт якларын уйнатып йөрде. Бу безнең өчен ояла торгандыр дип тә уйладым. Рәхмәт, сиздермәде.

Туйдан соң кода-кодагый белән очрашмадык. Балалар үзләре кайтып йөрде. Кодагыйлар кунакка чакырмады. Күптән түгел кызым ир бала алып кайтты. Менә шуннан соң башланды инде мәхшәр. Кызыбыз әле “бала авырый”, әле “хатын-кызлар консультациясенә барасы бар, килегез” дип шалтыратырга кереште. Кукмара белән Казан терәлеп тормаса да, чакырган саен ирем белән бара башладык. Абзар тулы мал. Әле теге, әле бу күршеләргә әйтеп калдырабыз. Кич әйләнеп кайтабыз. Ул бензинга киткән акча! Машинабыз да иске. Дөбер-шатыр йөрибез. Барган саен сумка тутырып ит, сөт, май алып барабыз. Ирем бала карый, мин өстәл тутырып ашарга пешереп куям.

Кызымнан бер көнне: “Кодагый кайда соң, нигә ул да булышмый?” – дип сораган идем, йөз сүзгә җитте. Янәсе, ул эшли, эше җаваплы, вакыты юк, шимбә-якшәмбе көнне әле массажга, әле тырнак буятырга, тагын әллә нинди залларга йөри икән. Исләр китмәле инде!

Соңгы баруыбызда юлга чыккач шалтыратып, кода-кодагыйны да чакырдым. Балалар фатир “снимать” итеп торалар. Килделәр болар. “Диетада” дип, мин пешереп алып килгән камыр ризыкларына якын да килмәде. Аның урынына, “тәмле” дип бер табак ит ашады. Итне кызганып әйтүем түгел, балаларның суыткычы тулы, килеп пешерешсә, бала кечкенә чакта ярдәм итсә була бит инде!

Кодагый үзе каты сугылмый, елмаеп кына тора. Ачуланышып та булмый аның белән! Ничек шул кешегә каты бәреләсең инде? Ирем кайтыр юлга чыккач: “Нигә ачуланышып вакланып торсын ул синең белән, безне кешегә дә санамый бит ул”, – диде. Шуннан бирле йокым качты. Мин дә надан хатын түгел. Торган йортыбыз да Аллага шөкер, бәдрәфкә кадәр өйдә, мунчабыз, абзар тулы малыбыз бар.

Читайте также:  Подвеска перо значение

Кодагыйларның әллә ниләре юк, өч бүлмәле шәһәр фатиры, кирәк-яраклар гына.
Бу нәрсәдән килә икән? Ата-анасы шулай тәрбияләгәнме? Үзе шундый булып туганмы? Тырнак­ларын да буясын, массаж да ясатсын, әмма балаларга шундый карашта булырга тиешме соң әни кеше? Анда минем кызым гына түгел, аның улы да яши! Онык та безнеке генә түгел!

Әйтер сүзем
(кодагыйга котлау)

Котлыймын сине,кодагый,
60 яшьлегең белән!
Һичкенә дә картаймыйсың,
Һаман яшь килеш күрәм.
Нурлы йөзең,зифа буең
Сокландыра әле дә.
Гүя кояш зәңгәр күктә,
Син — дөньяның яме дә.
Кан кардәшләр булмасак та,
Без,барыбер,туганнар!
Балаларыбыз кавышып,
Гомергә пар булганнар!
Алла бирса,онык туса,
Ул бәхет сезгә,безгә!
Ике якка да бик якын,
Сөенеч һәммәбезгә!
60 яшь әле көз түгел,
Ул бәрхет чоры гына!
Тыйнак җилдә иркәләнеп
Комнарда кызынырга.
Сокланырга хозурланып,
Дөньяның яме белән!
Саубуллашма,әле иртә,
Гомернең җәе белән!
Бүген синең туган көнең,
Телимен бәхет,шатлык!
Күңел күгең якты булсын,
Тәннән китмәсен саулык!
Беркайчан да картайма син,
Балкысын нурлы йөзең!
Чәкештерик бокалларны,
Шул иде әйтер сүзем!
(автор:Айрат Шәйхетдинов)

Үткәннәргә әйләнеп карасак, кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр күпчелек очракта димче килү, димләү, кыз килешү, аклашу, ярәшү белән башланып китә торган булган. Билгеле, качып, ябышып чыгу, кыз урлаулар да булган, ләкин, аерым очракларны исәпкә алмаганда, халык аларны нигездә хупламаган, «кызкарак» дигән кушаматлар тагылып калган андый егетләргә.

Димче, яучы, башкода сүзләренең мәгънәсен яшь буын хәзер китаплардан укып һәм өлкән кешеләр сөйләве буенча гына белә.
Ничек булган соң ул кыз димләү, яучы булып килү? Димче, яучы итеп авылда дәрәҗәле, ышанычлы, сүзгә оста, үтемле итеп сөйли, сер саклый белә торган олы кешене җибәргәннәр. Татар-мишәрләрдә ул башкода дип атала. Кыз сорарга егетнең атасы белән анасы яки җор сүзле, зирәк берәр туганы да бара ала. Кыз димләүнең, ике гаилә арасындагы сөйләшү-килешүләрнең үзенчә бер тәртибе формалашкан: әдәп, бер-берсенә ихтирам саклау, хәтер калдырмау, араларны якынайтырга омтылуны чагылдырган төрле серле, тылсымлы йола гадәтләре булган, үткен, җор сүзләр кулланылган. Менә шулар турында халык үзе ни әйтә:

* Димче, яучы, башкодалар кыз димләргә килгәнче, башта кызның, аның гаиләсенең, нәсел-нәсәбенең тәртибен сорашалар, ике якның бер-берсенә туры килү-килмәвенә бик җаваплы карыйлар.
Йөгереп үк төштем инеш дип,
Боҗралар таптым көмеш дип –
Эзли генә йөргәч, табыштык,
Нәселегез асыл, имеш, дип.

* Яучы – ул «мендәрле» кунак, аңа мендәрләр салып утырталар. «И-и, мендәрле кунакмыни әле син, әйдә, түрдән уз», – дип каршы алалар.

* Яучы булып килүче әбиләр олы чәчәкле шәлен бөркәнеп, бер ыштан балагын чыгарып килә, күренеп тора аның нинди зур эш белән йөргәнлеге.

* Өч кызлы кешегә яучы килә. Алар олы кызны калдырып, уртанчы кызны сорыйлар. Әниләре әйтә: «Юк, кибәнне уртадан башламыйлар, мин алай кыз бирмим.
Илдә егетләр – илле,
Берсеннән-берсе җилле»
, – ди.
Яучылар киңәшергә китәләр, икенче көнне килеп, олы кызны вәгъдәләшәләр.

* Яучы килә, егетне мактый, байлыгы шәп, ди. Әниләре әйтә:

«Байлыгы кирәкми.
Ире ир булсын, идәне җир булсын»,
– ди.

* Димче әйтә: Кыз белән егет үзләре берсен-берсе беләләр, мәхәббәтләре соклангыч, бик ипле, тәртиплеләр, ди. Ата-ана ризалыгы ничек? Ата-ана әйтә: «Агым суны туктата алмыйбыз. Әйдә булыйк кода белән кодагый. Уллы-кызлы, икмәк-тозлы булсыннар», – ди.

Читайте также:  Вышивка кошка на вязаном изделии

* Димче булып килгән кеше егетнең бар ягын әйтә: ат бәйләрлекме, дөнья көтәрлекме, йорт-җире нинди һ. б.

* Димче ишектән керә, хәл-әхвәл сораша. Дога кылалар. Сүз башлый: – Мин мендәрле кунак булып килдем сезгә.
Ефәк баулы былбыл кош
Бардыр синең илеңдә.
Каеш баулы лачын кош
Бардыр минем илемдә.
Каеш баулы лачыным бар,
Былбылыңа килгән мин.
Тимер булсаң, мин – күмер,
Эретергә килгән мин.

Татар-мишәрләрдә башкода булып килү, аның вазифаларына караган йолалар бигрәк тә күп һәм, әйтергә кирәк, әле бүгенге көндә дә авылларда башкода җибәреп кыз сорату ят эш дип саналмый, киресенчә, дәрәҗәле кызларга килә башкодалар. Тагын авылларда ишеткәннәргә мөрәҗәгать итик:

* Уңган, булган кызларга кышына унар башкода килә.
* Башкода булып килгән кеше кызлы өйне бик сынап карый, өе тәртиплеме, сөлгеләре акмы, ишегаллары чистамы, себерке урынына куелганмы һ. б..
* Башкода кулына ашъяулыкка төргән бөтен икмәк тотып килә, өйдә пешкән булса бигрәк яхшы, өй хуҗасы да аңа бөтен икмәк биреп җибәрә. Ягъни ике гаилә арасында икмәк алмашу үзара якынаюга, араларны ныгытырга ярдәм итәчәк.
* Башкода өйгә килеп керә дә өйнең матчасы турысына утырырга тырыша, ягъни, шулай итсә, сүзе үтә, өскә чыга, буш кайтмый, имеш.
* Башкода килгәч, кыз кеше аңа күренми, кача. Башкода кызның әти-әнисе белән сөйләшә. «Ярый, кызыма әйтермен, кызым яратырмы?» – диләр.
* Башкода ишектән кергәндә түбәндәгечә әйтеп керә:

Алгы ишегегезне ача килдем,
Арткы ишегегезне яба килдем,
Кызыгызга башкода булып килдем,
Ягъни артка юл юк, алга юл ачык булсын.

* Башкода булып килүчеләр, гадәттә, кыз өенә баш көн, ягъни дүшәмбе көн, шулай ук кичатна көн, ягъни пәнҗешәмбе көн килгәннәр, уңышсыз көн дип буш көн, ягъни сишәмбе көн исәпләнгән.
– Башкода буш көнне килмәсен. Буш көнне туй да ясамыйлар, буш була, – диләр.

* Башкода кеше туйда иң олы, дәрәҗәле кеше, урыны түрдә була, аңа багышлап җырлар җырлыйлар:

Башкоданың башмагы
Бер түгел, ике кием.
Башкодабыз алып килгән
Тулган ай кебек килен.

Шунысын әйтергә кирәк, кыз димләргә килүчегә яучы яки башкодаларга, гәрчә ул бер дә теләмәгән кешедән килсә дә, дорфа, тупас җавап бирмәгәннәр, хәтерләрен калдырмаганнар. Үзләре көткән, тиң булырдай кешедән килгәндә дә беренче тапкыр килү белән, беренче сөйләшүдә үк кызны бирергә риза икәнлекләрен әйтеп бетермәгәннәр, әдәп, әхлак ягыннан шулай тиеш саналган. «Кызыбыз яшь әле, туганнарыбыз, нәсел-нәсеп белән киңәш итәрбез», дип кайтарып җибәрәләр, «сүзгә салабыз», сөйләшербез, диләр. Кыз ягында шул арада «киңәш» дигән йола үткәрелә, барлык туганнары, олылар катнашында «киңәшле эш таркалмас» дип, киңәш мәҗлесенә җыелалар, анда кызны бирү-бирмәү мәсьәләсе хәл ителә, туй турында, бирнә һ. б. турында сөйләшү була. Башкода «сүз алырга» берничә тапкыр килеп йөри, бераз ялындыргач, «аякларына егылдыргач» кына кыз ягы үзенең соңгы сүзен әйтә. Башкодалар кыз өенә соңгы тапкыр сүз алырга кояшлы матур көндә, бәйрәмчә киенеп китәләр, егет өендә бик дулкынланып хәбәр көтеп калалар. Уңай җавапны, кызны бирергә ризалык бирүне халыкта «яхшы сүз бирү» дип әйтәләр. Башкодалар, үзләре кайтып әйткәнче үк, егет өенә хәбәргә, тигез ата-ана белән, бәхетле генә үсеп килә торган бер баланы сөенче алырга йөгертәләр. Шулай иткәндә, имеш, яшьләрнең дә тормышы уңышлы була.

Читайте также:  Утеплитель альполюкс 150 гр на какую погоду

. Кыз бала дөньяга килә. Ата-ананың иң бәхетле көннәре. Алар кызларының сылу, зифа, зирәк һәм игелекле булып үсеп, үз вакытында матур итеп кияүгә чыгып, пар канатлы булып, балалар үстереп яшәвен күрергә теләп хыялланалар.
Пар канатлы булу. Хәзерге вакытта кыз бала үзенә парны үзе сайлап ала. Бу сүз җиңел генә әйтелсә дә, кыз балага үзенә насыйп парны табу җиңелме? Кемгә ничек туры килә бит. Өйләнешүләр, туйлар көн саен булып торган кебек, аерылышулар, гарип балалар туу, бәхетсез гаиләләрнең таркалу күренешләре дә еш очрый тора. Кияүгә чыкмыйча олыгаеп калган акыллы һәм уңган кызларыбыз күпме? Нидән бу? Сәбәрләре төрлечәдер, әлбәттә. Сер түгел ич, соңгы вакытларда хатын-кызга хас горурлыгын, тыйнаклыгын югалткан тотнаксыз кызлар да, ир-егет исемен күтәреп тә тормышыбызның терәге, таянычы булырга яраксыз егетләр дә күбәеп китте.

Алдагы тормышларда ныклы, тату гаиләләр күп балалар үстереп, кеше иткәннәр, кыз балаларның да, ир балаларның да язмышын ата-ана сүзе, аның фикере хәл иткән, алар үзләрен шул эш өчен җаваплы санаганнар. Кыз балаларга ир хакы, бала хакы, ата-ана хакы дигән сүзләрнең мәгънәсе, ир балаларга ата булу, гаилә башлыгы булу дигән сүзләрнең мәгънәсе төшендерелгән. Ата-ана ризалыгын, аларның хәер-фатихасын алып тормыш башлап җибәрү ил каршында мактаулы эш саналган.
Димче, яучыларга килгәндә, билгеле, алар арасында кәсеп өчен, акча һәм бүләк өчен йөрүчеләр дә булган. «Димче диңгез кичерер, суга төртеп төшерер» дигән мәкаль дә шуңа ишарәли. Бу турыда матур әдәбият әсәрләре, китапларда да мисаллар җитәрлек. Ләкин «Галиябану»дагы кебек намуслы, халыкчан димчеләребез күбрәк булган, алар, һичшиксез, җәмгыятьтә бик кирәкле, изге вазифаны башкарганнар.
Хәзерге чорда без үзебезнең онытылып бара торган гореф-гадәтләребезне барлыйбыз, тикшерәбез, кире әйләнеп кайтарырга тырышабыз. Аларны яңартып җибәрү эше безнең үзебездән тора, бу яңарыш исә элеккедән калган мирасның иң файдалы, иң матур якларын үзенә алган, шул ук вакытта хәзерге заман таләпләренә дә туры килерлек булырга тиеш.

Хөрмәтле газиз әниләр! Ни өчен соң әле без әби-бабайлар йоласын онытып, энҗе бөртегедәй кадерләп, күз карасыдай саклап үстергән кызларыбызны язмыш кочагына ташлыйбыз, алар тормыш иптәше сайлаганда битараф калабыз. Кызларыбызны безнең кулдан, өебезгә килеп яучылап, сорап алсыннар иде. Бу – яшьләргә иң зур ярдәм булачак!

Хөрмәтле әбиләр, апалар! Ягез әле, кем алына шушы борынгыдан килгән изге эшкә, яшьләргә үз тиңен, үз парын табарга яpдәм итү эшенә. Бу эшне әле авылларда яңартып җибәрергә мөмкин. Авыл ул үзе – шәһәрнең анасы.
Ягез, уңганлыкны сынап карыйк.
Мин яучы, мин димче,
Авылда мин беренче.

Хөрмәтле сылу һәм зирәк кызларыбыз! Билгеле, хәзерге вакытта кыз бала яучы килгәнне көтеп өйдә генә утырмый, укый, эшли, үзе егетләр белән дуслаша, таныша. Ләкин горур булыгыз, ошаткан егетегез булса да, җиңел генә ризалык биреп куеп, дәрәҗәгезне төшермәгез. Сезне зурлап, саклап, хөрмәт итеп һәм кадерләп, әти-әниегездән сорап, яучылап алып китсеннәр.

Хөрмәтле уңган һәм тыйнак егетләребез! Үзегез күз төшкән, сөйгән кызларыгызга яучы җибәреп, ил йоласын җиренә җиткереп, матур итеп тормыш корыгыз.
Ак бәхетләр сезгә!

Ссылка на основную публикацию
Калган шуба что это
Про шубы из калгана слышали очень многие. Что это за загадочный зверь и насколько хорош его мех? Стоит ли покупать...
Как ушить платье в подмышках
Как аккуратно ушить платье на размер меньше и не откладывать его вглубь шкафа либо вовсе не выбросить? С таким вопросом...
Какая шапка подойдет к куртке цвета хаки
Цвет хаки — один из самых популярных не только в коллекциях знаменитых дизайнеров, но и в гардеробах многих девушек и...
Каменное масло для лица
Каменное масло в уходе за сухой и увядающей кожей Сухую или увядающую кожу полезно после умывания перед сном увлажнить раствором...
Adblock detector